1. Об институте
  2. Новости
  3. Новости
  4. 8-9 июньдә Уфа күз авырулары фәнни-тикшеренү институтында VIII Халыкара “Көнчыгыш-Көнбатыш” офтальмология буенча конференция үтте

8-9 июньдә Уфа күз авырулары фәнни-тикшеренү институтында VIII Халыкара “Көнчыгыш-Көнбатыш” офтальмология буенча конференция үтте

c3f6a8e50729f9eadeedaf3949e3b477.png
15 июня 2017, Четверг 00:00 Просмотров: 781


8-9 июньдә Уфа күз авырулары фәнни-тикшеренү институтында VIII Халыкара “Көнчыгыш-Көнбатыш” офтальмология буенча конференция үтте. Быел бу чарага Европа, Азия һәм АКШтан тагын да күбрәк кунаклар килде.

Конференциядә Көнбатышның һәм Көнчыгышның дәрәҗәле делегацияләре, Әзербайҗан, Казахстан, Кыргызстан, Украина вәкилләре катнашты.

Башкорт дәүләт опера һәм балет театрының өч залында пленар утырышлар һәм симпозиумнар оештырылды. Конференция программасында йөздән артык доклад карал­ган иде, аларның иң яхшылары дипломнар белән бүләкләнде.

Офтальмологиянең иң актуаль мәсьәләләренә багышланган сессияләрдән тыш, Русия һәм дөнья офтальмо­логларының кызыклы клиник очраклары тәҗрибәсенең видеосессиясе дә тәкъдим ителде.

Быел да конференциянең алыштыргысыз өлеше — “тере хирургия”. Уфа күз авырулары фәнни-тикшеренү институтыннан Русиянең һәм Уфаның алдынгы хирурглары тарафыннан башкарылган операцияләр туры трансляциядә күрсәтелде.

Быел беренче тапкыр яшь галимнәр өчен аерым секция оештырылды. Анда яшь белгечләр үзләренең эксперименталь һәм клиник тикшеренү нәтиҗәләрен тәкъдим итте.

“Русия офтальмологиясе онлайн” электрон мәгълүмат басмасы белән берлектә конференциянең он-лайн трансляциясен оештыру һәркемгә чарада читтән торып катнашырга мөмкинлек бирде.

Тәҗрибә уртаклашу, күз авыруларын заманча дәвалау ысуллары, медицина җиһазлары һәм препаратлар, фәнни әдәбият белән танышу — конференциянең төп максаты.

Бай фәнни һәм мәдәни программалар катнашучыларга һәм кунакларга яңа белем һәм онытылмас тәэссоратлар тупларга, офтальмология өлкәсендә алдынгы технологияләрне үзләштерергә ярдәм итә.