1. Об институте
  2. Новости
  3. Новости
  4. Дөнья офтальмологлары Уфага җыелды

Дөнья офтальмологлары Уфага җыелды

1ae03adb2f9021d38c35fdc4d9cfc7ee.jpg
25 мая 2015, Понедельник 00:00 Просмотров: 744

Дөнья офтальмологлары Уфага җыелды

21-22 майда Уфада офтальмохирургия буенча “Көнбатыш-Көнчыгыш-2015” дигән VI Халыкара фәнни-гамәли конференция узды. Быел ул ШОС һәм БРИКС саммитлары кысаларында оештырылды. Анда 700дән артык офтальмолог катнашты.


— Чараның географиясе елдан-ел киңәя. Әйтик, әлегесенә Мәскәүдән һәм Санкт-Петербургтан алып Владивостокка кадәр белгечләр җыелды. Мондый очрашулар ел саен уза, елдан-ел алар күбрәк халык җәлеп итә. Германия, Һиндстан, Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан — кем генә безгә килеп тәҗрибә уртаклашмый! — диде медицина фәннәре кандидаты, Уфа күз авырулары фәнни-тикшеренү институтының кафедра мөдире Илнур Хөснетдинов. 
Белгечләр илнең әйдәүче фәнни-тикшеренү институтларыннан килде. Профессор Е. Егоров, В. Еричев (Мәскәү), В. Бржевский, В. Хокканен, С. Тульцева (Санкт-Петербург), А. Золотарев, В. Степанов (Самара), И. Сметанкин һәм Русиянең башка билгеле офтальмологлары, Украинадан П. Л. Шупик исемендәге дәүләт медицина академиясеннән профессор Н. Сергиенконың эш тәҗрибәләре белән танышып булды. Пленар утырышта ШОС һәм БРИКС илләре офтальмологлары фәнни тикшеренүләр нәтиҗәсе белән таныштырды. 
Конференциядә быел беренче тапкыр стендларда тәкъдим ителүче, интерактив һәм видеосессияләр, кызыклы клиник очраклар белән фильмнар күрсәтелде. 
Гадәттәгечә, чараның гамәли өлешендә әйдәүче Русия һәм Германия хирургларының операция эшләве туры трансляциядә күрсәтелде. Конференция он-лайн трансляциядә барганлыктан, дөньяның теләсә нинди ноктасында яшәүче аның барышында читтән торып катнаша алды. 
Офтальмология проблемаларын яктырткан докладлар (100гә якын) 5 секция утырышында укылды, алар арасында иң яхшылары дипломнар белән билгеләнде. 120дән артык фәнни мәкалә “Күз карашы. Көнбатыш – Көнчыгыш” дигән фәнни-гамәли журналда дөнья күргән. 
Традиция буларак, чарада медицина җиһазлары һәм препаратлары, махсус фәнни әдәбият күргәзмәгә куелган иде.

Айгөл Юлъякшина