1. Об институте
  2. Новости
  3. Новости
  4. Дөнья офтальмологлары Уфага җыелды

Дөнья офтальмологлары Уфага җыелды

GBR_7089.jpg
9 июня 2019, Воскресенье 08:20 Просмотров: 753

Дөнья офтальмологлары Уфага җыелды


6-7 июньдә Уфада “Көнчыгыш-Көнбатыш” X халыкара офтальмология буенча конференция үтә. Форумда Русия, Бөек Британия, Германия, Швейцария, Кипр, Төркия, Һиндстан, Сингапур, Япония, Латвия, Әзербайҗан, Үзбәкстан, Таҗикстан, Казахстаннан һәм Африка континентыннан – Намибия, Эфиопия, Мозамбиктан 1500дән артык галим-офтальмолог катнаша.

Конференциядә беренче тапкыр Япония, Төркиянең әйдәүче галимнәренең лекция сессиясе оештырыла. Дөнья күләмендә танылган Бөек Британия, Сингапур, Германия, Швейцария профессорлары да Русиядә беренче тапкыр лекция укыячак. Һәр лектор күз авыруларын дәвалауда үз концепциясен тәкъдим итә һәм тәҗрибә белән уртаклаша.
Конференция программасында 100дән артык доклад каралган. Фәнни утырышларда офтальмологлар өчен дискуссия җәелдерү һәм клиника тәҗрибәсе буена мөһим мәсьәләләрне тикшерү мөмкинлеге бар.

“Тере хирургия” – форумның “энҗесе”, дияргә була. Уфа күз авырулары фәнни-тикшерү институтында Русия һәм чит илләрнең алдынгы хирурглары ясаган уникаль операцияләр туры трансляцияләнә.

Хезмәт юлын башлаучы офтальмологлар өчен конференциядә кыска вакытлы уку курсы да оештырыла.
Конференция онлайн-режимда үтә – төрле ил офтальмологлары форумда читтән торып катнаша һәм белемен камилләштерә ала.

Источник: Кызыл тан